Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт җирлегендә физик мөмкинлекләре чикле булган 12 меңнән артык кеше гомер кичерә

Шуларның 800 гә якыны – балалар.

Ел саен декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү игелекле, күркәм гамәлгә әверелде. Әлеге ункөнлек физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә янәдән даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу көннәрдә аларга игътибар аеруча арта. Районда һәм шәһәрдә төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклануы урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыгып йөрмәүчеләр янына социаль хезмәткәрләр белән беррәттән волонтерлар килеп, йорт эшләрен башкаруда булышлык күрсәтәләр.

Инвалидлар турында без шулай ипле генә мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Тик шуңа да карамастан алардагы рух ныклыгы, ихтыяр көче, үҗәтлек таң калдыра. Әлмәтнең инвалидлар җәмгыятендә булып кайтканнан соң, мин кабат мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең рух ныклыгына сокланмый кала алмадым.

Мин килеп кергәндә җәмгыять әгъзалары өчен бик кызыклы мастер-класслар оештырганнар иде – үзем дә сизмәстән аларның шулкадәрле оста итеп кул эшләре белән шөгыльләнүләрен кызыксынып күзәттем. Тату гаиләнең хуҗабикәсе – районның инвалидлар оешмасы рәисе Розалия ханым Локманова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта инвалидлар декадасы кысаларында төрле чараларда катнашу өчен зур әзерлек бара. Чаралар төрле өлкәләрне били – физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә мәдәни чаралардан тыш спорт ярышларында катнашу һәм күңел ачу мөмкинлекләре тудырылачак булып чыкты. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр арасында Эльмира Садриева да бар иде. Әнисе Гүзәлия белән алар биредә еш булалар икән.

– Без Әлмәткә Азнакай районы Чалпы авылыннан күченеп килдек. Биредә яши башлавыбызга киләсе елның февралендә өч ел була инде. Мин үзем өч бала анасы, тагын ике улым бар. Эльмирабызның сәламәтлеге тумыштан какшаган. Балам дөньяга килеп, дүрт көн узганнан соң сабыемның умрау сөяге сынган булган икән, белмәгәнбез, дип хәбәр иттеләр табиблар. Дөресе ничектер, анысын Ходай гына белә, язмышыбыз шундый булгандыр инде. Шуңа да карамастан, авырлыкларга бирешергә уйламадык та. Эльмирадан соң Аллаһы Тәгалә малай бүләк итте, хәзер аңа 27 яшь – шуның карамагында инде без бүген. Авылдан Әлмәткә алып килүче дә шул улым үзе булды. Олы улым да гаиләсе белән биредә яши. Эльмираны инде табибларга гел күрсәтеп кенә тордык, Азнакайда дәваладык, Казанга йөрдек, Уфага «Алтын энә»гә дә алып бардык, Джунага да күрсәттек. Үзем булдыра алган кадәр тырыштым инде. Эльмирам үзе дә бик булган, уңган, тырыш булды. Чигү-тегү эшләренә бик хирыс, бисердан картиналар ясый, бәйгеләрдә дә катнаша башлады. 2019 елда «Татарстанның энҗе бөртеге» бәйгесендә матур гына чыгыш ясап, икенче урынны яулады. Казаннарда да фестивальләрдә, күргәзмәләрдә  еш булабыз, – ди Гүзәлия ханым. Ул үзе гомере буе балалар бакчасында хезмәт куйган кеше.

– Шуның өстенә хуҗалык та зур булды, маллар тоттык, гел эштә идем инде. Олы улым нык булышты. Сыер бозауласа, гел икәүләп чиратлашып сыер сава идек (көлә). 25 ел кайнана белән яшәгән кеше дә бит әле мин. Бүген мин балаларым, оныкларым дип яшим, алар өчен янам-көям, куанам дигәндәй. Аеруча Эльмирам өчен яшим дисәң дә була, тормышымны аңа багышладым. Мин үзем дә бик актив кеше, шәһәрнең мәдәни чараларын да калдырганым юк, спортны үз күрәм, йөзәргә дә яратам. Әле Эльмираны да «Мирас» бассейнында йөздердем. Менә шулай махсус җайланма белән суга төшерәләр, бик уңайлы. Башта тренажерларга йөргән идек. «Ветеран» реабилитация үзәгенә дә йөрибез. Газеталар, аеруча «Әлмәт таңнары»н укырга яратам. Эльмира белән икәүләп сканвордлар, кроссвордлар чишәбез. Кызым компьютерны да яхшы белә. Ходайга мең шөкер инде, әйләнә-тирәмдә булган кешеләр бик яхшы, ачык күңелле – шунысы куандыра, алга таба атларга көч бирә, – ди Гүзәлия ханым.

Язмыш сынауларын сынмыйча-сыгылмыйча узучы әлеге мөлаем, ягымлы ханымның үзенә һәм аның алтын чәчле, әнисе кебек ачык йөзле, чиксез талантлы кызы Эльмирага исәнлек-саулык һәм имин тормыш теләп калабыз.   

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса