Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле «троллейбустан куылган» бала турында ялган өчен гафу үтенде

Кыз үзе транспорт салонына кермәгән.

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз район башлыгы Тимур Нагуманованың телеграм-канал чатында, акчасы булмау сәбәпле, кызын троллейбуска кертмәгәннәрен хәбәр итте. Ул җаваплы кешеләрдән уңайсыз хәлне аңлатуларын сорады. Аның сүзләренчә, мәктәп укучысына мәктәпкә җәяү барырга туры килгән.

Әмма соңрак шул ук чатта әти-әнисе, кызының җәмәгать транспортыннан үзе чыгуын аңлатып, беренчел мәгълүматны кире кага. Хатын-кыз дөрес булмаган мәгълүмат өчен гафу үтенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса