Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ел башыннан бирле сигезенче игезәк сабыйлар тууы теркәлде

Яңа туган сабыйларның исемнәре - Дарья һәм Арина.

Әлмәттә 31 май көнне 2022 ел башыннан бирле сигезенче игезәк балалар тууы теркәлде. Әлмәт ЗАГСында туу турында акт язылу теркәлде.

Кызлар 27 майда Александр һәм Олеся Беженцевлар гаиләсендә туган. Бу аларның гаиләсендә беренче һәм икенче балалар. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Дарья һәм Арина исемнәре куштылар.

ЗАГС белгечләре бәхетле ата – ананы икеләтә шатлык белән котлады һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса