Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә "Автоледи - 2021" бәйгесенең зона этабы узды

Анда 10 машина йөртүче хатын-кыз катнашты.

Бәйгегә Татарстанның 9 районыннан катнашучылар килгән иде. 

Беренче сынау автомобильнең техник карау булды, икенче сынауда теория вакытында катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте. 

Аннары автоледиларга  ДОСААФ автомәктәбе полигонында  фигуралы йөртү буенча биремнәрне үтәргә туры килде. Сынаулар арасында гараж, параллель парковка, змейка бар иде. Бу бәйгедә җиңү яулау өчен барысына да тиз, төгәл, сыйфатлы башкарырга кирәк иде. 

Бәйгедә  Азнакай, Ютазы, Бөгелмә, Сарман, Мөслим, Зәй һәм башка районнардан килгән хатын-кызлар катнашты. Зона этабында Лениногорскидан Диана Закирҗанова җиңүче булды. Икенче урынны Әлмәттән Людмила Кулагина алды. Өченче урында  Эльвира Ибраһимова.

Ә «Автоледи-2021» республика конкурсының финалы Казанда август аенда узачак.

 

Фото: Әлмәт «Юл хәрәкәте иминлеге» идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса