Әлмәттә быел 100 нче сабый туган
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә быел 100 нче сабый туган

Шәһәр ЗАГСында 100 нче сабый туу теркәлгән.

19 гыйнварда Николай һәм Зоя Ермолаевлар гаиләсендә Михаил исемле уллары туган. Михаил – әлеге гаиләдә икенче бала.

ЗАГС белгечләре бәхетле ата-анага сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм ТР президентының котлау хатын тапшырган.