Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Ишегалларын заманча итмәкчеләр

Әлмәттә «Ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү» воркшопында катнашучылар булып китте.

Чара агымдагы елда старт алган «Безнең ишегалды» гомумреспублика программасы кысаларында уза.

Воркшоп Казаннан башланып китте. Анда катнашучылар – архитекторлар, проектлаучылар һәм дизайнерлар – Татарстанның төрле районнарында пилот ишегалларын өйрәнә һәм аларны яхшырту буенча проектлар өстендә эшли.

28 гыйнварда эшче төркем Әлмәткә килде. Анда катнашучылар башкарма комитет, идарәче компания, шәһәр службалары вәкилләре һәм башкалар озатуында Заслонов урамындагы бер йорт ишегалдын карадылар.

– Хәзер «Безнең ишегалды» программасын формалаштыру бара. Күптөрле алымнар арасыннан безгә иң заманчасын һәм нәтиҗәлесен табарга кирәк. Без биредә булдырган тәҗрибә киләчәктә мондый территорияләрне төзекләндерүдә файдаланылыр дип уйлыйм, – дип сөйләде шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов.

Әңгәмә барышында эшче төркем әгъзалары биредә яшәүчеләр өчен иң кыйммәтле һәм мөһим саналган урыннарны ачыклады. Болар - кер элү мәйданчыклары, балалар мәйданчыклары, өлкән буын кешеләре өчен ял итү һәм яшел үсентеләр зоналары. Бер үк вакытта кешеләр парковка урыннары булмау, чүп бакларының уңайсыз урнашуы, кибетнең ашыгыч хезмәтләр автомобильләренә үтү өчен каршылык тудыруы, яктыртуның тиешле дәрәҗәдә булмавы, керү юлларының уңайсызлыгы кебек проблемаларны да күтәрделәр.

Нәтиҗәләр 31 гыйнварда гомумиләштереләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны тикшерүнең барлык этапларында да катнаша. Ул гамәлгә кую сессиясендә һәм катнашучыларның очрашуында чыгыш ясаячак, шулай ук әзер проектларны карап бәя бирәчәк.

Таня ШАМБЕР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: жкх