Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Китап» радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны белән республиканың кайсы районына юл тоткан?

Концертта татар эстрадасы артистлары – Фәрит Низамиев, Зәринә Хәсәншина, шагыйрә Сәйлән, алып баручылар – Ильяс Шәрипов һәм Лилия Кадыйрова чыгыш ясаячак.

21 июльдә «Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...» дип исемләнгән концертын Актанышта куя. Бәйрәм Мәдәният йорты янында 18.00 сәгатьтә башлана.

«Быел 26 июньнән башлап, башкалабызда 98,6 FM ешлыгында яңгыраган «Китап» милли радиосы республиканың район һәм шәһәрләрендә әдәби-музыкаль автомарафонга башлап җибәрде. Урамнарын бу җәйдә «яшел» концертлар гөрләтәчәк кала һәм салаларның төгәл исемлеге әлегә юк. Чөнки әлеге исемлекне тамашачылар, радиотыңлаучылар үзләре төзи», - диелә «Китап» радиосы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ике ай ярым вакыт дәвамында «Китап» радиосының махсус  автобусы республиканың район, авыл һәм шәһәрләрендә булырга, Казанның берничә паркында һәм сәүдә үзәге тирәсендә урам концертлары бирергә ниятли.

Матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, үз төбәгендә «Китап» радиосы концертын күрәсе килүчеләр «Китап» радиосының аккаунтларына кереп, үз авылы, бистәсе, каласы өчен тавыш бирә ала. «Кая чакыралар, шунда барабыз! Әлегә рейтингны Актаныш белән Сарман җитәкли. Автомарафон икенче тапкыр оештырыла», - диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.

Һәр концертны диярлек мари, чуваш яки удмурт телендә чыгыш ясаучы нәфис сүз осталары, фольклор коллективлары бизәр дип көтелә.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса