Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була

Роспотребнадзор белгечләре сүзләренчә, коронавирус авыруын кичергән кешеләр ким дигәндә көзгә кадәр Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясатмаска мөмкин.

«Бу этапта коронавирус инфекциясен кичергән кешеләр тыныч булырга һәм вакцинациягә ким дигәндә көзгә кадәр язылмаска мөмкин. Борчылырга кирәкми», - дип искәртте эпидемиолог, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары - Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов «Доктор» телеканалы эфирында.

Шул ук вакытта Горелов коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләрнең юкка чыгуы дулкынлану өчен сәбәп түгел, диде. Шуңа бәйле рәвештә ул иммунитет өчен әһәмиятле булган гомерлеккә кала торган T-күзәнәк хәтере турында искә төшерде.

Галим фикеренчә, Covid-19 кичергән кешеләргә Чумаков исемендәге үзәк вакцинасын ясатырга кирәк. «<...> мөгаен, көчсезләндерелгән тере вакцина ясату дөресрәк булыр» , - дип фаразлый ул.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса