Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Быел Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме артты

Фаразлаулар буенча, Татарстанга түләүләр өчен өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак. 

 2021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме 4 856 сум тәшкил итәчәк, ә узган ел ул 4 686 сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева социаль челтәрдәге туры эфирда хәбәр итте.

«ТР Президенты ярдәме белән без 2020 елның 1 июненнән өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр бирә башладык. Бу түләү Россия Федерациясе дәрәҗәсендә кертелде, әмма илле процентын республика финанслый. Узган ел 50 меңнән артык бала әлеге түләүләрне алды», - диде ул.

 

Татар Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса