Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Ун көн эчендә ТР такси йөртүчеләренә 1,5 меңнән артык штраф язганнар

Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән булучы аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрде.

Профилактик операция 11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр узды.


Операция вакытында инспекторлар таксистларның пассажирларны йөртү рөхсәте, Россия машина йөртү таныклыгын, шулай ук автомобильнең техник торышын тикшерде.


Күрсәтелгән ун көн эчендә 6 меңгә якын җиңел машиналы такси тикшерелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен таксистларга 1,5 меңнән артык штраф язылды. Моннан тыш, исерек хәлдә руль артына утырган 5 такси йөртүче тотылган. 6 такси шоферының машина йөртү таныклыгы булмаган һәм пассажирлар йөртү рөхсәте булмаган 47 очрак теркәлгән.

 
Тикшерелгән 95 машинаның техник яктан төзек булмавы ачыкланган, аларның 14енең руль һәм тормозларга бәйле проблемалары барлыгы ачыкланган.


Таксистлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны тикшерү эше дәвам итәчәк.

Бу хакта Татар Информ хәбәр итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса