Әлмәт спортчысы Сочидагы Россия чемпионатында сынатмады
Спорт

Әлмәт спортчысы Сочидагы Россия чемпионатында сынатмады

Эмиль Кәлимуллин Татарстан Республикасы җыелма командасы составында трамплиннан сикерү буенча Россия чемпионатының бронза призеры булды.

Эмиль йомгаклау көнендә 129,5 метрга сикерде - бу иң ерак сикереш.