Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары 8 медаль яулады

29 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Казан шәһәрендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Бу ярышларда Идел буе федераль округының 11 регионыннан 474 спортчы катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Әлмәтнең Олимпия резервы спорт мәктәбенең  кикбоксинг бүлегендә шөгыльләнүче 20 спортчы катнашты.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, Әлмәт егетләре 4 алтын, 1 көмеш һәм 3 бронза медаль яулый алды.

Ярышларның җиңүчеләре һәм призерлар 2020 елгы Россия чемпионатында һәм беренчелегендә катнашу хокукын яулады.

Спортчыларны һәм аларның тренерларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса