Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Татнефть» чабыш сезонын ачты

Узган шимбәдә Кичүчат ипподромында «Татнефть» чабышкылары чабыш сезонын башлап җибәрде.

Ярышларны компания генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев ачты. Бераз соңрак мәртәбәле кунакларга район башлыгы Тимур Нагуманов һәм муниципаль районнар Советы ассоциациясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин килеп кушылды. Ярышлар Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышлану сәбәпле, берничә приз сугыш ветераннары - данлыклы якташларыбыз хөрмәтенә аталган иде.

Иң беренче булып өч яшьлек юртаклар сынау тотты. Эдуард Большаковның Део Парадайзына Актаныш районыннан килгән рус юртагы Грифон көндәш булды. Бөтен дистанцияне диярлек икесе тигез үтсәләр дә, соңгы борылыш алдыннан гына Эдуард алга чыкты һәм ахырга кадәр алдынгылыкны бирмәде.

Пониларда узышу иң тизе һәм иң мавыктыргычы булгандыр. «Беренче май» призына стартка чыккан дүрт кыю кыз һәм аларның понилары арасыннан үзенең яраткан поние белән Наина Мужева (фотода) баштан ук алга чыкты һәм җиңү яулады.  Ике еллап элек Наина Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган ярышларда чын йолдызга әверелгән иде. Шуннан бирле аңа уңыш елмаймады, ә бу юлы ул Зимушка, Мурзик Михалыч һәм Покемон Михалычларда чабучыларны артта калдыра алды.

Татар токымлы атлар чабышы «Татнефть» аркасында көньяк-көнчыгыш төбәктә генә түгел, хәзер Казанда да популярлашты. Бу ярышта җайдакларның осталыгы гына түгел, атларның әзер-леге дә артуын билгеләп үтәргә кирәк. Узган елгы ярышлар лидеры - Айташ катнашмау сәбәпле, бу юлы Әлмәттән Дунай һәм Нурлаттан Эрден ярышты. Берничә метр ара калганда гына Дунайның тизлеге кимеп, Эрден аны уза алды.

Без «Татнефть»нең ат спортын һәм атчылыкны үстерү программасы белән Татарстанда туган атларны сынау оештыруына күнектек инде. Бу призлы ярышлар районнардан килгән шәхси ат тотучыларны «стимуллаштыруны» күздә тота. Әлеге чабышларга Нурлат ат заводында туган чиста токымлы атлар өчен тагын бер чабыш өстәлде. Бу юлы Николай Ухванов иярләгән өч яшьлек Депозит ТН җиңү яулады.

«Гастролерлар» уңышын-нан (атчылык даирәсендә бу сүздә гаеп юк, ул бары тик килгән спорт парлары дигәнне аңлата)  Чистайдан орел токымлы Орбитаның (җайдагы Дмитрий Никоноров) һәм Марий Элдан чиста токымлы Билли Гримның җиңүен билгеләп үтәргә кирәк. Соңгысы финишта безнең Ремейк Дроп Татны шактый артта калдыра алды.

Чабышларда калган барлык бүләкләр диярлек Эдуард Большаковка насыйп булды. Ул өлкән юртаклар арасында Бәйрәм («ЕН»)белән, шулай ук Ай Кип Табс белән беренче урыннарны яулады. Җиңү җиңел бирелмәде - Кичүчат ат спорты мәктәбенең тагын бер вәкиле Гэмблер Кэш аннан бер башка гына калышты. Ә халыкара класслы оста җайдак Геннадий Большаков бу юлы стартка чыкмау сәбәпле бер бүләккә дә ия булмады. Моның сере гади: Геннадий Георгиевич яшь спортчыларга шанс бирү өчен генә җирле ярышларда катнашмаска карар итте.

«Нефтяные вести», № 20, 20.05.2022 ел

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса