Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында 12 яшьлек мопед йөртүче йөк машинасы белән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

Яшүсмерне хастаханәгә илтәләр.

Әлмәт районында «Альфа RXZS50A» мопеды белән ГАЗ 33104 автомобиле бәрелешкән. Авария 15 июльдә 19.25 сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлында була.

Дәүләт теркәү билгесеннән башка мопед руле артында 12 яшьлек яшүсмер булган. Ул Казан ягыннан Оренбург юнәлешендә хәрәкәт итә. Башта, үсмер юл читеннән машиналар йөрү өлешенә чыкканда маневрның куркынычсызлыгына инанмый һәм автомобиль белән бәрелешә. ГАЗ 33104  руле артында 43 яшьлек ир-ат булган. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, авария нәтиҗәсендә мопед шоферы зыян күргән. Аны медсанчастькә илтәләр.

Ул шлемда була, дип билгеләп үтелә.

 

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса