Әлмәттә автоледи җәяүлене бәрдереп, авария урыныннан качкан
Ханым үз гаебен өлешчә таныган.
Әлмәттә яшәүче бер ханым 26 апрель кичендә җәяүлене бәрдерә, шуннан соң юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача.
Судта ханым төнлә автомобильдә барганда, кемнеңдер машинасына ташлануын, аның куркып калуын һәм юлын дәвам итүен хәбәр итә. Соңрак туктагач, машинагага килгән зыянны күргән һәм вакыйга урынына әйләнеп кайткан, тик анда беркем дә булмаган.
Хатын-кызны хокук бозуда гаепле дип табалар һәм аңа бер елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җәза билгелиләр.
Карар законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа