Әлмәт районында якын арада «Тоннель» узачак
Операция пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдереләчәк.
Якын арада Әлмәт районында Казан-Оренбург трассасында ТР буенча эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторларының 3 ротасы 1 взводлы юл-патруль хезмәте экипажлары тарафыннан махсус «Тоннель» чарасы үткәреләчәк. Бу хакта Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Автоинспекторлар пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа