Әлмәттә автобусларны массакүләм тикшерү вакытында 6 йөртүчегә штраф салынды
ЮХИДИ хезмәткәрләре документларны гына түгел, транспорт чараларының техник торышын да карады.
Әлмәттә автобусларны массакүләм тикшерү вакытында 6 административ материал төзелде.
Бер автобус пассажирлары куркынычсызлык каешларын эләктермәгән. Ике автобусның номерлары укылмаган. Төзек булмаган транспорт чарасы белән 3 йөртүче идарә иткән. Рейд барышында автоинспекторлар барлыгы 13 транспорт чарасын тикшергән.
Мондый тикшерүләр атнага 2-3 тапкыр уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа