Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт транспортын Яндекс. Картада күзәтергә мөмкин

Яндекс.Карта Әлмәттә җәмәгать транспорты хәрәкәтен реаль вакыт режимында күрсәтә башлады.

Кушымтада барлык автобуслар һәм троллейбуслар махсус билгеләр белән билгеләнгән. Картада  реаль вакыт режимында транспортның кайда икәнлеген карарга була. Ә тукталыш билгесенә бассаң, ул ничә минуттан соң киләчәк икәнлеген күреп була.

Яндекс тукталышының билгесенә баскач, карта шул урында туктаучы барлык траснпортны күрсәтә.

Мәгълүмат һәр 30 секунд саен яңартыла.

Кушымта ярдәмендә маршрутны кирәкле ноктага кадәр сузарга мөмкин. Бу таныш булмаган җирдән шәһәрнең башка урынында урнашкан ноктага кадәр барып җитү өчен кирәк булачак.

Яндекс.Карта реаль вакытта Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, шулай ук Россиянең, Белоруссиянең 200 шәһәрендә транспорт хәрәкәтен күрсәтә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса