Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә 34 җәяүлене бәрдергәннәр

Аларның 2 се үлгән, 32 се тән җәрәхәтләре алган.

Әлмәттә "Пешеход"профилактик акциясе бара. ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйли. Акция барышында 20 фликер таратылды.​​​​​​​

Әлмәт юлларында ел башыннан 34 җәяүле зыян күргән. Күбесе караңгы вакытта бәхетсезлеккә юлыккан. Шуңа да ЮХИДИ яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрергә киңәш итә. Андыйларны 150 метр кала ук күрергә була. Яктылык кайтаручы элементсыз җәяүлеләрнең һәлакәтләргә эләгү куркынычы яктылык кайтаручы элемент булган җәяүлеләргә караганда 10 тапкыр күбрәк.

Исегезгә төшерәбез, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1.пункты нигезендә, җәяүле тротуар яки җәяүлеләр һәм велосипед юллары буенча, алар булмаганда гына юл читеннән хәрәкәт итәргә тиеш.

Кагыйдәне бозган очракта 500 сум күләмендә штраф каралган.

​​​​​​​Фото: Знамя Труда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса