Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нинди ит ашыйбыз?

Итнең кайбер төрләре тимер, рибофлавин, цинк, ниацин, селен, фосфор, В6 һәм В12 витаминнары чыганагы да булып тора.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә баргалап торам. Авыллардан китерелгән продукт кибетләрдәгегә караганда сыйфатлырак бит инде ул. Тик көзен, кышын үткәрелгән соңгы ярминкәләрдәге ит сату рәтендә басып торучы кайбер сатучыларның: «Минекен ал, укол белән үстермәдем», – диюләре никтер шиккә сала башлады. Авылга кайткач сораштыргалыйм, чыннан да, соңгы елларда авыл кешеләре арасында да сатуга дип үстерелүче таналарны көрәйтү, аларның ит массасын арттыру максатында витаминлы уколлар кадау, яисә азык антибиотигы куллану белән мавыгучылар бар икән. Авыл кешесе җүләр түгел инде ул, итен үзе, яисә туганнары ашыйсы булса, малына витаминлы укол кадамый, антибиотиклар кулланмый, ә элекке заманнардагыча гадәти шартларда үстерә.

Менә шушы витаминлы уколлар, антибиотиклар мәсьәләсендә кызыксынасы иттем әле. Билгеле, итнең кеше организмына файдалымы, яисә зыянлымы икәне турында интернетта, матбугатта кызу бәхәсләр баруга карамастан, итсез яшәп булмый торгандыр. Әнә, табиблар да кешегә кече яшьтән үк ит белән туклану мөһим дип саныйлар. Чөнки ит аксымы кешенең үсеше, формалашуы, нерв системасының нормаль эшләве, матдәләр алмашы өчен алыштыргысыз продукт санала. Итнең кайбер төрләре тимер, рибофлавин, цинк, ниацин, селен, фосфор, В6 һәм В12 витаминнары чыганагы да булып тора. Әмма хайван организмына ясалма юл белән кертелгән витаминнар, үсеш гормоннары, антибиотиклар һәм башка медицина препаратлары тулысынча чыгып бетмичә, аларның күпмедер күләме сөякләрдә һәм тукымаларда утырып кала икән. Шуңа күрә алар ит ашаганда кеше организмына да күчәләр. Әлбәттә, бу файдалы әйбер түгел. Мәсәлән, терлекне тиз үстерү максатында кулланылучы гормоннар бигрәк тә балалар организмы өчен зыянлы икән, чөнки алар гормональ системаның бозылуына, аллергия һәм астма авыруларының килеп чыгуына сәбәпче булырга мөмкиннәр. Терлекне дәвамлы рәвештә антибиотиклар белән дәвалаганда антибиотикларга бирешмәүче бактерияләр группасы барлыкка килүе дә – фәнни тикшеренүләр белән расланган факт. Ит белән кеше организмына эләккән мондый бактерияләр кеше авырган очракта аны дәваларга комачауларга мөмкиннәр.

Иткә суелырга тиешле мөгезле эре терлек көтүдә, табигый шартларда йөреп үссә, әлбәттә, аның ите шифалырак була. Әмма соңгы елларда авыл кешесе суеласы малын көтүгә чыгармыйча, абзарда гына тотып симертү белән мавыга. Галимнәр әйтүенчә, мондый малларның итен дә сыйфатлы дип булмый, табигый шартларда йөрмәгәнлектән, иттә зарарлы матдәләр дә туплана диләр алар. Билгеле инде, ит массасын арттыру максатында үсеш гормонлы, витаминлы уколлар кадалса, антибиотиклар кулланылса, иттәге зарарлы матдәләр күләме дә арта. Гомумән, соңгы елларда рак белән авыручылар арта баруын антибиотиклар кулланып үстерелгән терлекләр итен ашау белән дә бәйләп аңлаталар. Галимнәр үз фикерләрендә ялгышмыйлардыр дип белик.

Әйткәнемчә, сыйфаты буенча ничек кенә шикләнсәк тә, итсез яшәп булмый. Заманында спорт белән шөгыльләнүче бер хезмәттәшем, үсемлек азыгы файдалырак дип, ике ел ит ашамаган иде, канындагы гемоглобины кинәт кенә төште дә китте. Табиблар никадәр генә тырышсалар да, гемоглобинын күтәрә алмадылар, илле яшькә дә җитмичә вафат булды.

Евросоюзга керүче илләр инде 2006 елда ук терлекчелектә азык антибиотикларын кулланудан баш тарту турында белдергәннәр. Әмма медикаментлар белән дәвалау тыелмаган. Шулай да Европада малны дәвалаганнан соң билгеле бер срок үтмичә сую тыелган икән. Ләкин бездә срогын-мазарын кем карап тора инде, көнне суытып кар явуга һәркем малын суярга ашыга. Шулай итеп, иттәге зарарлы матдәләрнең кешенең организмына эләгү ихтималы да арта.

Витаминлы уколлар кадауга, үстерү гормоннары, антибиотиклар куллануга аерым бер таләпләр бар барын. Аларның кирәкме-түгелме, ничек кулланырга, каян сатып алырга икәнлеген ветеринарлар хәл итәргә тиеш. Мал тотучылар ветеринария хезмәткәрләреннән башка гына, үзбелдекләнеп эш итә башласалар, сәламәтлегебезгә зыян сала торган итләрнең арта башлавы да ихтимал. Шуңа күрә бу проблемага ничек тә игътибарны арттырасы иде, халыкның сәламәтлеге болай да мактанырлык түгел.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса