Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттәге сәүдә үзәкләрендә 18 хилафлык ачыкланган

Әлмәтнең сәүдә үзәкләрендә янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 18 очрагы ачыкланган.

Бу хакта гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында хәбәр иттеләр. Кемероводагы фаҗигадән соң шәһәребездәге ун объектта тикшерүләр уздырылган. «Панорама», «Шифа», «Мактама-парк», «Западный», «Мега-центр», «Старт», «Москва», «Корона» үзәкләре, «Ассоль» кафесы һәм «Бушидо» фитнес-үзәге арасыннан нибары икесе генә барлык таләпләргә дә туры килә. Хилафлыкларны юк итү өчен аларга бер ай вакыт бирелгән. Район башлыгы Айрат Хәйруллинның тәкъдиме белән әлеге срокны 10 көнгә кадәр кыскарту карары кабул ителде. Тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса