Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә туганнар суд аша милек бүлешә [+ФОТО]

Кешеләр бусагалар таптап арыгач, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Һәрвакытта да аларны хөкемдарлар чыгарган карарлар канәгатьләндерәме, шәһәр судына тагын кемнәр ярдәм сорап килә, нинди эшләр карарга туры килә – Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгат Гаделшин белән узган матбугат конференциясендә шулар хакында да сүз барды. Халык күпчелек яңалыкларны матбугат чараларыннан, интернеттан белә. Кайчакларда җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләр дә яктыртыла.

– Кешеләр матбугат чараларына күбрәк ышана. Шуңа күрә барлык мәгълүматлар да гадел, объектив булырга тиеш. Бәхеткә, Әлмәттә мондый хәлләр күзәтелми. Сүз дә юк, халыкның «кайнар» хәбәрләрне тизрәк беләсе килә. Гадәттә без бу очракта якынча мәгълүматлар генә бирәбез. Хөкем карары соңрак чыгарыла, – дип очрашуны ачты суд рәисе. 


Тәлгат Гаделшин безне узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте. Суд тарафыннан барлыгы бу чорда 588 җинаять эше каралган. 2016 ел белән чагыштырганда тикшерүгә кергән эшләр 6,5 процентка арткан. Үтереш, наркотик матдәләр белән законсыз эш итү, транспорт чараларын куып алып китү белән бәйлеләре кимегән. 304 кеше билгеле бер вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән. Шулай ук шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр, төзәтү эшләренә җибәрелүчеләр һәм башкалары да бар. 


Халыкның мөрәҗәгатьләренә килгәндә, үткән ел суд тарафыннан 3264 эш тикшерелгән. Бу юнәлештә займ, кредит килешүләре буенча акча кайтару турындагы сораулар күбрәк булган. Гаилә хокуклары мөнәсәбәтләрен ачыклап, мирас бүлеп йөрүчеләр дә аз түгел икән. Башкаларга сабак булырдай эшләр бармы дип тә кызыксындык. 
– Андыйлар һәрвакыт бар. Мирас бүлүләрнең судка кадәр барып җитүе, әлбәттә, ике як өчен дә авыр кабул ителә. Югыйсә уртак тел тапсаң, яхшырак та, туганнарның аралары да бозылмый. Кешеләр мирасны вакытында теркәмиләр. Аннан авырып китеп яисә башка бәхетсезлеккә юлыгып, соң булырга да мөмкин. Мисал өчен, әби-бабайның законлы никахсыз 30-40 ел бергә яшәү очраклары да бар. Бабайның беренче никахтагы балалары әтиләре үлгәч, милек бүлә башлый, әбине урамга куып чыгарырга тели. Никах булмагач, судка закон нигезендә бу очракта нишләргә? Шулай ук кредит алучылар мөмкинлекләрен, киләчәктә дә түли алачакларын уйлап бетермиләр. Алай гына да түгел, кредит алганда килешүнең барлык пунктлары белән дә танышмыйлар, – диде Тәлгат Мәсгутович безнең сорауларга җавап биреп. 
Суд практикасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы федераль законны да еш кулланырга туры килә икән. Үткән ел 144 дәгъва кергән, аларның 92 кешеләр файдасына хәл ителеп тәмамланган. Болар хезмәт сыйфатлары, туризм һәм башкалар хакындагы дәгъвалар булган. 2017 елда гражданнарның суд эше буенча барлыгы 464 700 462 сум түләтү турында карар чыгарылган. 
Бүген телевидениенең үзәк каналларында еш кына баланың әтисен ачыклау турындагы тапшырулар күрсәтелә. ДНК ясату кыйммәтле экспертиза булса да, бездә дә елына шундый 15ләп эш тикшерелә икән. Телефон аша кырыгалдарлар кармагына төшүчеләр әллә ни күп мөрәҗәгать итми. Чөнки җинаятьне, мошенникның кемлеген ачыклау җиңел түгел. Аларны беркем күрми, республикадан читтә яшәүче дә, ирегеннән мәхрүм ителүче дә булырга мөмкин. Ялган сим-карталар кулланучылар да күп. Иң яхшысы, мондый шалтыратуларга ышанмау, тикшереп карау. 
– Безнең өчен бөтен эш тә әһәмиятле. Һәркемнең үз кайгысы. Эш үз файдасына тәмамланмаганнар арасында безне гаепләүчеләр дә булгалый. Суд закон буенча эш итә, – дип искәртте баш хөкемдар. 
Шәһәр суды эшчәнлеге белән һәркем таныша ала. Аларның үз сайтлары булдырылган. Сайтта барлык мәгълүматлар да куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса