Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә туберкулез белән авыручылар ике тапкырга арткан

24 март – туберкулез белән көрәш көнендә шәһәрдә 115 кеше флюорография тикшеренүе үткән.

Белгечләр әйтүенчә, Әлмәт туберкулезга каршы диспансерда бүгенге көндә 70 авыру исәптә тора (41 е ир-ат, 29 ы хатын-кыз), шуларның 63 е шәһәрдә яши, 7 се авыл кешеләре. Агымдагы ел башыннан үпкә туберкулезы 11 кешедә ачыкланган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк. Авыручыларның күпчелеге беркайда да эшләмәүчеләр, 4 се ВИЧ-инфекцияле санала. Флюорография туберкулездан тыш, күкрәк читлеге органнарындагы яман шешне дә ачыкларга ярдәм итә. Узган ел шул рәвешле 30 онкология, 215 үпкә авыруы билгеле булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса