Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең торак-коммуналь хезмәткәрләре кайгы уртаклашты [+ФОТОЛАР]

Мартның өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре иде. Әлмәтлеләр аны бүген билгеләп үтте.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев тәбрик итте. Ул Кемеровода булган фаҗигане искә алып, торак-коммунальчыларга эшләрен җиренә җиткереп үтәргә, хилафлыкларга юл куймаска әйтеп мөрәҗәгать итте. Тантанага җыелучылар бер минутлык тынлык белән кайгы уртаклашуларын белдерделәр. 
Тантана бүләкләргә бай булды. Фидакарьләргә Россиянең, Татарстанның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының, эш бирүчеләрнең “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр союзы” төбәк тармак берләшмәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса