Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең иң уңган кызын һәм батыр егетен барладылар [+ФОТОЛАР]

Март аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе булып, һичшиксез, «Нәүрүз гүзәле» саналадыр. Ел да аны авыл җирлекләрендә яшәүче асыл затлар арасында зурлап оештыралар. Быел исә тәүге тапкыр әлеге яз бәйрәмен «Татар егете» бәйгесе белән бергә уздырдылар.

– 28 еллык тарихы булган бу бәйгене без быел «Татар егете» конкурсы белән бергә уздырырга уйладык. Егет һәм кызларның сәхнәдә бергә үз-үзләрен ничек тотулары, сәхнәне яулаулары кызык булды. Төп максатыбыз исә яшьләрне милли мәдәнияткә җәлеп итү, телне саклау, гореф-гадәтләрне барлау, – диде район мәдәният йортының иҗат бүлеге мөдире Элвира Штарк. 
Быелгы чарада барлыгы 12 катнашучы иде: 5 кыз һәм 7 егет. Бишмунча авыл җирлеге үзендә уздырган бәйгегә чыннан да гүзәлләр, батырлар гына килгән. Һәрберсе – үз авылының даны һәм горурлыгы. 
Чара берничә этапта узды: үзең белән таныштыру, сорауларга җавап бирү (быел алар тулысынча татар халкы гореф-гадәтләренә багышланды) яки икенче төрле әйткәндә, «акылга һөҗүм» этабы, сәләт һәм аш-суга осталык бәйгеләре. Билгеле, барлык бу киртәләрне һәм сынауларны катнашучылар җиңел узды. Беренчедән, егет-кызларның барысы да авылдан. Милли үзаң кечкенәдән йөрәккә сеңеп, замана шаукымына бирешмәс тыйнаклык һәм инсафлык бары тик сала кызларында гына була ала һәм батырлык та иң элек авыл егетләренә хас. Икенчедән, алдан әзерлек тә егет-кызларга җитдилек белән бергә ышаныч өстәде. 
Иң гүзәл кызны һәм иң батыр егетне сайлап алган хөкемдарларга да җиңел булмады. Гран-прины егетләр арасында Елховойдан Салават Шәйхетдинов берәүгә дә бирмәде. Көрәшче мишәр егете искиткеч моңлы итеп баянда уйнап җырлап таң калдырды. «Нәүрүз гүзәле» титулын исә быел Урсалбаш авылыннан биюче Раилә Тәлибуллина алды. 
«Татар егет -2018» исемен яулаган Салават Шәйхетдинов 20 апрельдә Яр Чаллыда узачак «Татар егете» республикакүләм бәйгесенә барып, Әлмәт данын яклаячак. 


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса