Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең өч укытучысы республикада җиңде

Әлмәтлеләр «Иң яхшы тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәре» республика бәйгесендә җиңү яулады.

23-24 мартта Казанда булып узган финал ярышларында Татарстан төбәкләреннән 90 белгеч көч сынашты. Аларга тәрбияләү серләре белән уртаклашырга, укучылар белән ачык дәресләр уздырырга туры килде, шулай ук видеороликлар һәм проектлар бәйгесе дә бар иде. Җиңүчеләрне 4 номинациядә билгеләделәр. Иң яхшы сыйныф җитәкчесе булып шәһәребезнең 12 нче мәктәбеннән Наталья Стефановская танылды. 16 нчы мәктәп укытучысы Татьяна Хаҗиева «Педагог-психолог» номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. «Кеше тәрбияләү» номинациясендә 10 нчы мәктәптән Сабина Менли-Асанова лауреат исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса