Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары журналист булырга хыяллана [+ФОТОЛАР]

«Шундый һөнәр бар» проекты кысаларында 2 нче Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсендә мәктәп укучылары белән кызыклы очрашу узды.

«Әлмәт таңнары» газетасының беренче мөхәррире Әсгать Салах белән 16 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары очрашты. Бик күп китаплар авторы, журналист һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе Әсгать Салах мөстәкыйль татар район газетасы тарихын, журналистика хакында сөйләде. Укучыларның сорауларына да җавап бирде. 


– Татар телендә аралашырга тырышыгыз. Милли басмаларны укыгыз. Татар телен иң элек аралашу чарасы итеп кабул итәргә кирәк. Татар басмаларының киләчәге шуннан тора, - диде ул. 
Оештыручылар мондый очрашуларның тагын булачагына ышандырып калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса