Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтү дәвам итә
Волонтерлар штабларында солдатларга кирәк-яраклар туплау, маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау, азык-төлек, кием-салым, медикаментлар җыю актив бара.
Шуның белән беррәттән МХО зонасында булганнарга һәм аларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү, кирәк булган очракта аларны эш урыннары белән тәэмин итү чаралары да тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә генә «Ветеран» реабилитация үзәгенә Мәшгульлек үзәге белгечләре килеп әлеге вакытта биредә дәвалану курслары үтүче махсус хәрби операция ветераны белән очраштылар. Мәшгульлек үзәге белгечләре аңа билгеле бер һөнәрләр буенча уку мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерделәр. Физик мөмкинлекләре чикле булган МХО ветераны реабилитация узганнан соң эшкә чыгарга җыена, шуңа күрә дә белгечләр ветеранга вакансияләр сайлауда ярдәм күрсәткәннәр.
«Нур» психологик ярдәм күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Ватанны саклаучылар» фондының Әлмәт филиалында исә хәрби операциядә катнашучыларның үзләренә, гаиләләренә, яу кырында батырларча һәлак булганнарның туганнарына социаль ярдәм күрсәтү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелә. Белгечләр әлмәтлеләргә Сугыш хәрәкәте ветераны таныклыгын рәсмиләштерергә дә ярдәм итәләр. Координаторлар нинди түләүләр һәм ташламалар кирәклеген дә аңлаталар.
Бердәмлектә – көч, диләр. Хәзерге вакытта Әлмәтнең барлык оешма-предприятиеләре дә МХО зонасындагы хәрбиләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырыша. Әлеге изге эшкә инвалидлар җәмгыяте дә кушылды. Биредә хезмәт куючылар Әлмәт десантчылары белән берлектә хәзерге вакытта госпиталҗләрдә дәваланучыларны коляскалар белән тәэмин итәргә тырышалар. Шулай, ярдәм күмәк булганда күбрәк тә була бит ул. Мондый изге җанлы кешеләр булганда, һичшиксез, Җиңү дә безнең якта булачак.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа