Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелек уты һәр солдатны җылытсын

Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде.

Һәммәсенең теләге бер генә – солдатларыбыз исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын. Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм күрсәтергә тырыша. Соңгы вакытта республиканың күп кенә шәһәр-районнарында окоп шәмнәре ясый башладылар.

Бикәсаз авылында яшәүче авылдашлар бу эшкә күптән дәррәү кушылганнар иде инде. Кемнең күпме кулыннан килә, шулкадәр акча күчерделәр, буш калай банкалар китерделәр. Җыелган акчаның бер өлешенә парафин сатып алып кайтып биргәч, ял көннәрендә авылдашлар жыелып, окоп шәмнәре эшли башладылар. Мәдәният йортында окоп шәмнәрен ясап бетерүгә, алар гуманитар йөк белән хәрбиләргә озатылачак. «Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде», – ди Бикәсаз фидакарьләре. МХО зонасындагы якташларыбызга ярдәм күрсәтүдә Рус Акташы волонтерлары күп көч куялар. Менә тагын бер ай дәвамында алар баш күтәрми эшләделәр – маскировка челтәрләре үрделәр, җылы киемнәр, медикаментлар әзерләделәр һәм МХО зонасындагы хәрбиләргә автомобиль сатып алу өчен акча җыйдылар. Авылларда шушындый игелекле кешеләр булуы куандыра. Фидакарьләргә исәнлек-саулык теләп калабыз. Йөрәкләрегездәге ышаныч уты сүрелмәсен, араларыгыз ишәя генә барсын, хөрмәтле волонтерлар.

Резеда Исмәгыйлева

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса