Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе

Быел иҗтимагый тәрбиячеләр институты төзелүгә 15 ел тула.

Җәмәгать тәрбиячеләренә зур җаваплылык йөкләнгән, аларның хезмәте балалар йөрәгендә югары әхлакый кешелек сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән.

Әлмәт җирлегендә гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә зур эш башкарыла. Шушы көннәрдә генә Әлмәтнең «Кайгырту» – «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лилия Паньшинаның республика күләмендә җиңү яулавы турында куанычлы хәбәр килеп иреште. Лилия «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, «Гаилә кыйммәтләре» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән. Бүләкләү ТР Милли китапханәсендә узган. Бу уңайдан Лилия Паньшинаны ихластан котлыйбыз һәм алдагы эшчәнлегендә яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса