Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Паспортлы булдылар

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча иң истә кала кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.

Шушы көннәрдә “Креатив процесслар фабрикасы” Яшьләр үзәге  бинасында 14 балага паспорт тапшыру тантанасы булып үтте. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Аларны котларга район башлыгы Тимур Нагуманов үзе дә килгән иде. Ул балаларга иң изге теләкләрен юллады.

- Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Акыллы, талантлы һәм хезмәт сөючән булып үсегез, әти-әниләрегез, дусларыгыз, туган ягыбыз һәм илебез горурлыгы булыгыз, - дигән теләкләрен юллады Тимур Дмитриевич.

 Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса