Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эшсезләр саны алты тапкырга арткан

2020 елның 1 октябренә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүче 5070 кеше теркәлгән.

Бу 2019 ел белән чагыштырганда, якынча алты тапкырга күбрәк, ул вакытта нибары 797 кеше теркәлгән булган. Бу хакта ведомствоның рәсми порталы хәбәр итә.

Шул ук вакытта эш бирүчеләрнең хезмәткәрләргә булган ихтыяҗы кимегән. 2019 ел белән чагыштырганда, эш бирүчеләр яңа хезмәткәрләрне 2 тапкыр сирәгрәк эзли. 2019 елда 4633 кеше кирәк булган, бүген ихтыяҗ 1722 кешегә кадәр кимегән.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты агымдагы елның 1 октябренә шулай ук арткан һәм бер вакансиягә 2,94 кеше туры килә. 2019 елга бу сан 0,17 булган.

2020 елның тугыз аенда мәшгульлек хезмәте органнарына 8093 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 7675 е эшсезлек буенча учетка баскан. Бу вакыт эчендә 1063 граждан эшкә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса