Җомга көнне бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең федераль этабы узачак.
28 июньдә эш эзләүчеләрне «Россия эше» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакыралар.
Татарстанда чаралар барлыгы 49 мәйданчыкта, ә Әлмәттә-мәшгульлек үзәгендә узачак. Ярминкә 10:00 сәгатьтә башлана.
Төбәк этабы апрель аенда узды, анда 12 меңнән артык татарстанлы катнашты, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы. 604 эш бирүче 296 мең вакансия тәкъдим иткән.