Июль аенда коммуналь хезмәтләргә тарифларны план буенча индексацияләүдән соң, Татарстан халкына август башында яңа суммалар белән түләүләр киләчәк.
Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина «Татар-информ»га өч кешедән торган гаилә мисалында фатир өчен түләүләрнең ничек үзгәрәчәген аңлатты.
«56 квадрат метрлы «ленинградка»да яшәүче өч кешелек гаилә өчен түләүләр якынча 350-400 сумга артачак. Без, коммуналь ресурсларны куллану күләме үзгәрмәгән очракта, тариф үзгәрешләрен исәпкә алып, якынча түләүне исәпләп чыгардык. Әмма шуны аңларга кирәк: без җылылык булмаган июль белән гыйнварны чагыштырмыйбыз. Без коммуналь хезмәтләрне куллану бер дәрәҗәдә булган айларны чагыштырабыз», – дип аңлатты ул.
Коммуналь хезмәтләргә тарифларны план буенча индексацияләү 2024 елның 1 июленнән Россиянең барлык төбәкләрендә уздырылачак. Хәзерге вакытта гамәлдә булган тарифлар ел ярым дәвамында үзгәрешләр кичермәде. Татарстан халкы өчен түләү үсешенең чик индексы 10,8 процентны тәшкил итәчәк, рөхсәт ителгән тайпылыш чиге — 4,9 процент.
«Яңа тарифлар 2024 елның 31 декабренә кадәр билгеләнгән, әмма 2025 елның 1 гыйнварыннан алар шулай ук гамәлдә булачак. Тарифларның киләсе үзгәрүе 2025 елның 1 июленнән көтелә», — диде Хәбибуллина.