Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт прокуратурасында яңа билгеләнү турында игълан иттеләр

Илдар Исмәгыйлев Әлмәтнең яңа прокуроры булды.

Әлмәт прокуратурасында кадрлар үзгәрешләре булды. 8 ноябрьдә оператив киңәшмәдә яңа прокурор билгеләнүе турында игълан ителә. Ул юстициянең өлкән киңәшчесе Исмәгыйлев Илдар Камил улы булды, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.

Илдар Исмәгыйлев 1979 елның 20 ноябрендә Мамадыш шәһәрендә туган. Татарстан Республикасы прокуратурасының Федераль куркынычсызлык, милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмга, терроризмга каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге җитәкчесе була.

Элегрәк Әлмәт прокуроры вазифасын биләгән Дамир Яфизов күп еллар хезмәт итү сәбәпле отставкага китте.

 

 

Фото: ТР Прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса