Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 24 хокук бозу очрагын ачыклаган

138 машина йөртүче тикшерелде.

18 июльдә Әлмәт районында машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «Тоннель» профилактик операциясе үткәрелде, дип хәбәр итә ЮХИДИнең  Әлмәт бүлеге.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә  идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклауга аерым игътибар бирелде.

Махсус чара үткәрү барышында инспекторлар 24 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады. Унсигез машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, бишесенә пассажирларның куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен һәм бер йөртүчегә аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен штраф салынды.
 

 

Фото: ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса