Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хатын-кызлар арасында «АвтоЛеди-2022» машина йөртү осталыгы конкурсы узачак

Гаризалар 29 июльгә кадәр кабул ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ның территориаль идарәсенең профилактика бүлеге автомобиль йөртүче хатын-кызларны 2022 елның 3 августында узачак «АвтоЛеди-2022» машина йөртү осталыгы конкурсында катнашырга чакыралар.

Чара машина йөртү осталыгын арттыру, аварияләрсез йөртү, юл-транспорт һәлакәтләрен, юллардагы культураны арттыру, куркынычсызлык һәм техник грамоталылыкны профилактикалау, оста машина йөртүче хатын – кызларны ачыклау өчен үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен 2022 елның 29 июленә кадәр гариза бирергә кирәк. Заявка тутырганда  документлар күчермәләре: машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасын теркәү турында таныклык, ОСАГО полисы, паспорт (фотография һәм прописка урыны белән битләр), пенсия иминият таныклыгы һәм башкалар булырга тиеш.

Тулырак мәгълүматны 43-96-18 телефоны буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса