Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

Чара 14 июльдә, пәнҗешәмбе көнне узачак.

Ярминкә 10.00 сәгатьтә  башлана. Ул мәшгульлек үзәгендә (Герцен урамы, 86А адресы)  узачак.

Килүчеләргә менеджердан алып программистка кадәр һәм официанттан алып сантехник слесарьга кадәр төрле вакансияләр тәкъдим ителәчәк: .

Эш эзләүчеләргә буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында сөйләячәкләр. Шулай ук алар хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультация ала һәм мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында белә ала.

Барлык кызыксындырган мәгълүматны 32-34-95 номеры буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса