Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Татарстан республикасының нефть саммиты узды

Әлмәт районында Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР нефть компанияләре җитәкчеләренең еллык традицион саммиты узды.

Чара башланыр алдыннан катнашучылар нефть-газ чыгару, эшкәртү һәм ягулык-энергетика компанияләре тарафыннан тәкъдим ителгән алдынгы технологияләр күргәзмәсен карадылар.

Шулай итеп, «Татнефть» үзенең күргәзмә экспозициясендә стенд докладларын тәкъдим итте. Хәзерге вакытта компания тарафыннан катлам басымын саклау системасын модернизацияләү актив алып барыла. Күләмле энергия нәтиҗәлелеге насослары, композит материаллардан торба үткәргечләр һәм суны исәпкә алуның заманча системалары кертелә.

Нефть саммиты утырышы диверсификация һәм технологик лидерлык контекстында нефть-газ тармагын тотрыклы үстерү темасына багышланган иде. 

Пленар өлешкә җыелучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компаниясенең Татарстан икътисадында гына түгел, Россия икътисадында да ролен ассызыклады.

Саммитта катнашучылар нефть ятмаларын нәтиҗәле эшкәртү буенча мөһим бурычлар, углерод нейтральлеге перспективалары һәм энергетиканың альтернатив төрләрен үстерү планнары турында фикер алыштылар. Шулай ук импортны алыштыру һәм ил продукциясен лицензияләү өлкәсендәге мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады.

Пленар утырыш тәмамланганнан соң PYForum-2022 халыкара нефть-газ яшьләр форумы кысаларында узачак хакатонга старт бирделәр.

Россиянең һәм партнер илләрнең галимнәре, студентлары һәм укытучылары арасыннан яшь белгечләргә алты көн дәвамында хакатон форматындагы реаль бизнес-кейсларны хәл итәргә туры киләчәк. Алар биоэнергетика, биоягулык җитештерү, биопластика һәм биосырье җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Иң талантлылар призлар, шулай ук Россия энергетика министрлыгыннан илнең алдынгы нефть-газ компанияләрендә стажировка узу һәм кадрлар резервына эләгер өчен тәкъдимнәр алачак.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса