Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юбилярны котладылар

 Әлмәттә яшәүче Абдуллин Зөфәр Зәйнулла улына 90 яшь тулды.

Юбилярны әлеге күркәм вакыйга белән котларга Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, район ветераннар Советы, балалары, туганнары, якыннары килгән иде.

Роза Әфләтунова юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын тапшырды. Шулай ук ул район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән ветеранны җылы котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм юбилярга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. "Сезне хәтерлиләр, сезне беләләр, сезне хөрмәтлиләр. Юбилеегыз белән котлыйбыз!",- диде Роза Әфләтунова.

Абдуллин Зөфәр Зәйнулла улы 1932 елның 12 июлендә Әлмәт районының Нариман авылында туа. Сугыш башланганда аңа 9 яшь була. Гаиләдә 5 бала була, ике абыйсы фронтка китә. 1942 елда бер абыйсы һәлак була. Сугыш вакытында гаилә  салкыннан һәм ачлыктан интегә. Әтисен сугышка яше буенча да, сәламәтлеге буенча да алмыйлар.

Апалары белән барлык төр авыл хуҗалыгы эшләрен башкара: җир сөрә, тырмалый, чәчә, урман кисә, утын әзерли. Зөфәр Зәйнулла улы 1951 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1954 елга кадәр хезмәт итә. Армиядән соң балта остасы, йөк төяүче, юлчы булып эшли.

1958 елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп килә. Хатыны белән алар 3 бала үстергәннәр. Миңлебайда эшкә урнаша, анда 1992 елда пенсиягә чыкканчы оператор булып эшли.

«Хезмәт ветераны» медале, Җиңү көненә багышланган юбилей медальләре, предприятиенең мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса