Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру буенча эшләрнең барышын тикшерде

Эксперт комиссиясе Шевченко ур., 88, 90, 94, 96, г. Тукай ур., 27, Р. Фәхретдин ур., 26, 27, 28, 8 Март 27, 29, 31 адреслары буенча төзелеш эшләренең барышын тикшерде.

2 июньдә район башлыгы Тимур Нагуманов район башкарма комитеты, шәһәр хезмәтләре, подрядчы оешма, идарәче компанияләр һәм проектлаучылар белән берлектә, ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр күләмен билгеләү максатыннан, Әлмәт ишегалларында төзелеш эшләренең барышын карады.

Эксперт комиссиясе Шевченко ур., 88, 90, 94, 96, г. Тукай ур., 27, Р. Фәхретдин ур., 26, 27, 28, 8 Март 27, 29, 31 адреслары буенча төзелеш эшләренең барышын тикшерде.

Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Республикада ул инде 3 ел дәвам итә.

2022 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү Татарстанның 1200 ишегалдында башкарылачак. Әлмәт районында быел 78 ишегалды төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә 41 объектта эшләр бара.

«Башкарылган эшләрнең сыйфаты начар түгел, күп нәрсәне камилләштерергә кирәк булачак. Биредә яшәүчеләр дә ишегалды бәйрәмен оештыру һәм алга таба тәртиптә тотарга җәлеп ителер дип өметләнәбез», – дип нәтиҗә ясады Тимур Дмитриевич.

Юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, ком катламында балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, яктырту баганалары һәм гамәлдәгеләрен яңарту,  асфальт-бетон мәйданчык оештыру, хуҗалык – көнкүреш җиһазлары урнаштыру-болар «Безнең ишегалды» программасы кысаларында башкарылачак эшләрнең барлык төрләре.

Стандарт буенча, ишегалларында төзелеш эшләре башланырга өч көн кала, төзекләндерүнең йомгаклау схемасы булган объектларның паспортлары билгеләнә.

Барлык схемаларны да сайтта табарга була.

 Һәр ишегалдында эксперт төркеме ишегалларында яшәүчеләр белән очрашты. Алар барлык теләк - тәкъдимнәрне дә тыңлады, программа концепцияләре буенча аңлатмалар бирделәр. Һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алды.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса