Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

 Әлмәт муниципаль районында терроризмга каршы комиссиянең һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә комиссия эшендә хокук саклау органнары җитәкчеләре, башкарма комитет һәм советның җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, югары һәм урта белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Фикер алышуның төп темасы мәктәп каникулларында җәйге ялны оештыру, БДИ вакытында укучыларның куркынычсызлыгы һәм «Сабантуй»га әзерлек планы белән бәйле иде.

Быел мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен 6 июньнән башлыйлар. Шулай ук балаларның күбесе җәйге сәламәтләндерү лагерьларында булачак.  "Алда өч ай каникуллар, шуңа бәйле рәвештә мәгариф учреждениеләрендә җәйге чорда балаларның мәшгульлегенә актив мониторинг үткәрү таләп ителә", – диде Тимур Дмитриевич.

Доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул «Сабантуй» милли бәйрәмен үткәрүгә әзерлек буенча профилактик чаралар һәм эшләр турында сөйләде. Шикле предметларны ачыклау максатыннан, үзәк шәһәр мәйданы территориясе һәм бәйрәмне үткәрү урыннары хезмәт этләрен кулланып кинологлар тарафыннан тикшереләчәк. Һәр участок хокук саклау бүлекләренең җитәкче составыннан килгән хезмәткәрләр контролендә булачак.

Мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская хәбәр иткәнчә, барлык уку йортлары да белем бирү учреждениеләрендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча планлы эш алып баралар. Сак постлары көчәйтелде, контроль керү пунктлары һәм металл эзләгечләр куелды. Эшкә хокук саклау органнары хезмәткәрләре җәлеп ителгән. БДИның барлык пунктларында да һәр аудиториядә камералар урнаштырылган, ОГЭ пунктларында онлайн күзәтү алып барыла.

2022 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе турында балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов сөйләде. Әлмәт районы территориясендә җәйге ял «Юность», «Солнечный», «Орленок» шәһәр яны лагерьларында оештырылачак. 24 мәктәп яны лагере ачылачак, аларда 2,5 мең укучы ял итәчәк, шулай ук 900 урынга исәпләнгән 23 хезмәт һәм ял лагере ачылачак. Алар эше барышында көнкүреш шартларында куркынычсызлык, янгын куркынычсызлыгы принципларын үтәү, юлларда һәм су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү темасына тематик лекцияләр белән чаралар планлаштырылган. Учреждениеләр тревога сигнализациясе төймәсе белән җиһазландырылган, сак шәхси сак хезмәткәрләре белән тәэмин ителгән.

Утырыш ахырында Тимур Нагуманов тиешле хезмәтләр җитәкчеләрен алда аталган бурычларны эшләп бетерергә һәм террорчылыкка каршы комиссиянең барлык таләпләрен һәм карарларын үтәү инструкцияләрен төгәл үтәргә чакырды.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса