Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр форумы яңа йолдызларга юл ачты

«ТаграС-РемСервис» компаниясендә

Җитәкчелек белән турыдан-туры аралашу, үз-үзеңне күрсәтү һәм экспертлар бәясен алу - «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ үзенең традицион яшь хезмәткәрләр форумында әнә шул мөмкинлекләрне тәкъдим итте.

Әлеге мәйданчык компания подразделениеләренең яңа белгечләренә тиз адапта-цияләшү, аларның һөнәри һәм шәхсән үсеше өчен махсус рәвештә булдырылган. Биредә яшьләр төрледән-төрле темаларга докладлар белән чыгыш ясау, идеяләрен баш белгечләр арасыннан экспертлар белән уртаклашу мөмкинлеге алалар. Шул рәвешле яшь хезмәт-кәрләр компаниядә тәүге адымнарыннан ук диярлек фәнни-гамәли эшчәнлеккә чумалар, бер-берсе белән танышалар, үзләренең фәнни эшләнмәләрен яклыйлар.

Быел чарада 100 дән артык кеше катнашты, алар арасында форумга чакырылган АГНИ студентлары да бар иде. Аларның 60 тан артыгы компания эшчәнлегенең төп 6 юнәлеше буенча үз эшләрен якладылар.

Яшь хезмәткәрләр форумын «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ директоры Айрат Закиров ачып җибәрде. Ул, катнашучыларны сәламләп, кыс-кача гына компаниянең эш нәтиҗәләренә һәм үсеш перспективаларына тукталды.

- Хәзерге кыенлыкларга һәм заман таләпләренә карамастан, «ТаграС-РемСервис» компаниясе эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча Россия рейтингларында алдынгы урыннарда тора. Әйтик, «Роснефть»нең ГРП буенча рейтингында компания 4 нче тапкыр рәттән барлык подрядчылар арасында лидерлык позицияләрен били, ян кәүсәләрне кисү буенча Россия ягулык-энергетика комплексы подрядчылары рейтингында да беренче урында торабыз. Алга таба да шушындый югары дәрәҗәне тотарга кирәк. Моның өчен компаниядә хезмәткәрләрне берөзлексез укыту, аларны производствога җәлеп итү, остазлык системасы булдырылды, шул исәптән мондый форумнар да үткәрелә. Бу - компаниянең ышанычлылыгы һәм киләчәктә дә уңышка ирешү нигезе булып тора, - дип хәбәр итте Айрат Закиров.

Амбицияле яшь хезмәткәр-ләр форумның пленар өле-шендә үз докладларын энтузиазм белән якладылар, шуңа да тәэсирләре белән уртаклашмый кала алмадылар.

«АктүбәРемСервис» пред-приятиесенең бораулаучы ярдәмчесе Айдар Нәҗмет-динов «Хезмәтне саклау өлкәсендә цифрлаштыру» дигән темага эшен тәкъдим итте. Ул экспертлар биргән сораулардан канәгать калуын белдерде, чөнки бу аның док-лады белгечләрне кызыксындырган дигәнне аңлата. Айдар фикеренчә, мондый форумнар - җитәкчелектән чын бүләк, чөнки биредә хезмәткәрләр төрле бүлекчәләрдән коллегалары, җитәкчеләр белән таныша, тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклаша алалар.

«ЛениногорскРемСервис» ҖЧҖ инженер-технологы Александр Поздняков «ТаграС-РемСервис» компаниясендә елга якын эшли. Ул форумга чакырулары өчен җитәкче-леккә рәхмәт белдерде һәм чараның мөһимлеген бил-геләп үтте.

- Яшь белгечләрнең үз идеяләре белән уртаклаша, ярдәм, кире элемтә ала, алдан тирән өйрәнеп, производствоның әһәмиятле мәсьәләләрен ачыклый алуы бик шәп, - диде ул.

Сәнәгый куркынычсызлык, хезмәтне саклау һәм экология буенча баш инженер урынбасары Артем Соловьев форумда эксперт сыйфатында катнашты. Аның сүзләренә караганда, мондый конференцияләр икеләтә файда китерә: тәҗ-рибәле белгечләр производствога яңача карый, ә яңа кешеләр - компания тормышына һәм эшчәнлек юнә-лешләренә тагын да ти-рәнрәк керә, фәнни-гамәли эшчәнлек белән шөгыльләнә, үз мөмкинлекләрен күрсәтә һәм лаеклы танылу ала алалар.

Бүләкләү тантанасына конференциядә катнашучылар арасыннан иң яхшыларын чакырдылар һәм дип-ломнар белән бүләкләделәр, ә катнашучылар сертификатлары һәрбарчасына да бирелде. Ахырдан «ТаграС-РемСервис» компаниясе директоры Айрат Закиров яшь хезмәткәрләрне идарәче компания бүлекләренә һәм службаларына стажировка үтәргә чакыруларын игълан итте, бу аларга үсеш өчен өстәмә стимул булачак. Аннары интеллектуаль квиз булды, уенның үз лидерлары ачык-ланды һәм бүләкләнде.

 

Арина Сафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса