Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коткару хезмәте 5 киңәш җиткерә

Коры үлән яндыруның ахыры куркыныч. Мондый янгынга күпчелек кеше үзе башлангыч бирә, дияргә була.

Күпчелек очракта кешеләр үлән яндыруның файдасы турындагы мифларга ышана. Кайчак янгыннар табигый сәбәпләр аркасында да килеп чыга (яшеннән, мәсәлән), ләкин мондый очраклар бик сирәк.

Табигатьтә ял итү фаҗига белән тәмамланмасын өчен Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге түбәндәгеләрне киңәш итә:

1) һәр гаиләдә ял вакытында куркынычсызлык чараларын җентекләп уйлагыз һәм аларның олылар һәм балалар тарафыннан тайпылышсыз башкарылуын тәэмин итегез;

2) янгыннарны булдырмас өчен бакча кишәрлекләрендә үлән, чүп-чар яндырмагыз (аны тиешле урында күмеп кую яхшырак); әгәр дә яндырасыз икән, һичшиксез, күзәтеп торыгыз;

3) ял урыннарында сүнмәгән учаклар, шырпы, тәмәке, пыяла шешәләр калдырмагыз (кояш астында алар лупа буларак ята, үләнгә ут кабуы бар);

4) тәмәке һәм шырпыны сүндергәч, чүп чиләгенә ташлагыз;

5) янган үлән яныннан узмагыз, янгынны үз көчегез белән сүндерә алмасагыз, «01» телефоны буенча (кәрәзле телефоннардан – 112) бердәм коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

Чыганак: ӘМР башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса