Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә өлкән яшьтәгеләрне кисәттеләр

Өлкәннәр декадасы кысаларында «Зәңгәр күл» шифаханәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ ЮИД хезмәткәрләре 15 нче урта мәктәп белән берлектә өлкәннәр өчен профилактик әңгәмә үткәрде.

ЮХИДИ статистикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләренә юлыккан кешеләр саны елдан-ел арта бара. Еш кына юл-транспорт һәлакәтләрендә өлкән яшьтәге кешеләр зыян күрә. Кайвакыт алар юлда үзләрен дөрес тотмый, үз куркынычсызлыгына игътибар итми һәм авария хәлләрен тудыра, тиешле булмаган урында юлны аркылы чыга, светофор сигналларына игътибар бирми.

Чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләр катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү иде.
Белгечләр өлкән яшьтәгеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү, яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында, 2020 елның 9 аенда Әлмәт районы буенча статистика турында сөйләделәр һәм «Сакла» порталыннан видеороликлар күрсәттеләр. Шулай ук катнашучыларга яктылык кайтаручы билгеләр тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса