Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 сентябрьдән мәктәп укучылары нинди режимда укый башлаячак?

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең агымдагы елның 1 сентябреннән гадәти режимда эшли башлаячагына өметләнә, дип яза «Интерфакс» агентлыгы.

«Балалар бакчаларын, мәктәпләрне 1 сентябрьдән укучыларны кабул итүгә әзерлибез», - дигән министр «Интерфакс» оештырган онлайн-конференция барышында.

Моннан тыш, Сергей Кравцов мәгариф учреждениеләре Роспотребнадзор идарәсенең тәкъдимнәрен үтәргә тиешлеге турында да әйткән.

Бу укучыларның үз сыйныфларыннан тыш элемтәләрне максималь рәвештә чикләүне, дәрес һәм тәнәфесләрнең башлану вакытын төрлечә оештыруны, укытучылар һәм укучылар өчен «керү фильтры» булдыруны күздә тота.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса