Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә полилингваль мәктәп һәм балалар бакчасы ачылачак

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шушы көннәрдә Казанда «Адымнар путь к знаниям и согласию» гадәти булмаган белем бирү үзәге педагоглары белән очрашты.

«Адымнар путь к знаниям и согласию» полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты Татарстанда 2019 елда эшли башлады. Ул Минтимер Шәймиев инициативасы белән старт алды. Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады. Мәктәптә дәресләр рус, татар һәм инглиз телләрендә бара. Һәр укучының өч яки 2 тел сайлап өйрәнү мөмкинлеге бар. Әлеге уку йортының 16 педагогы чит илдә уку өчен грантлар откан.

2024 елга республикада шундый алты полилингваль белем бирү комплексы ачылачак. Аларның икесе Казанда, берсе Алабугада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада эшли башлаячак. "Адымнар" проектына мәктәпләр генә түгел, комплекска шулай ук балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керә.

 

Фото «Вестник образования»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса