Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә авыл халкы «Идел йорт» бәйгесендә сынашты [+ФОТОЛАР]

Бу көннәрдә республика зоналарында «Идел йорт» төбәкара театр коллективлары фестивале бара. Әлмәт тә төрле төбәкләрдән килгән үзешчәннәрне кабул итте.

Бәйге өч турда үтә. Башта һәрбер район үзенең иң яхшы үзешчән коллективын ачыклый. Аларда җиңүчеләр зона турына җыела. 
– Бездә 9 зона бар. Аларның берсе Әлмәттә. Ел да биредә театр бинасына җыелабыз. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, «Идел йорт» бәйгесендә катнашырга теләүчеләрнең саны арта бара. Хәтта бер районнан икешәр-өчәр, аннан да күбрәк заявкалар кабул итәргә туры килде. Хәзер без зона турына бер районнан бер генә коллективны үткәрергә булдык, – дип аңлатты республика милли мәдәниятне үстерү үзәгенең театр сәнгате буенча баш белгече Рифат Миндубаев. 
Милләтләрнең төрлелеге исәпкә алынып, безнең районнан ике коллектив чыгыш ясады. Чуваш Сиренькиносы Мәдәният йорты халык театрының «Идел йорт»та беренче тапкыр гына катнашуы икән. Комедияне сәхнәгә Мәдәният йорты директоры Лидия Макарова үзе куйган. Театрны авылда 1995 елда ук оештырганнар. Өч ел элек коллективка халык театры исеме бирелгән. Рольләрне электрик, шофер, китапханәче булып эшләүчеләр башкарды. 
Яңа Кәшер татар халык театрының жюри алдына беренче тапкыр гына чыгуы түгел. Бу юлы алар Фоат Садриевнең «Син сандугач, мин каен» әсәре белән чыгыш ясадылар. Режиссерлары үзебезнең театр артисткасы Асия Харисова. Спектакльне карарга тамашачылар да җыелган иде. Алкышлар, тамашачыларның спектакльдә башкаручыларга бирелгән чәчәкләре күп нәрсә сөйли. Мәктәп укучыларының да рольләрен тормышчан итеп башкаруларын искәртеп үтәсе килә. Әлмәт сәхнәсендә шулай ук Сарман, Норлат, Чирмешән районнары үзешчәннәре дә уйнады. 
«Идел йорт» фестивалендә башка республикаларның театр коллективлары да катнаша. Әлмәткә Башкорстанның Янаул районыннан «Хәят» татар халык театры килде. 
– Удмуртиядән, Ульян өлкәсеннән, Марий Эльдән дә килүчеләр бар. «Идел йорт» булгач, анда спектакльләрне татарча уйнаучылар гына катнашырга тиеш ди кайберәүләр. Әмма без моның белән килешмибез. Бездә күпмилләтле халык яши. «Идел йорт» – ул милләтара бәйге. Милләткә карамастан, һәр коллективны, чувашмы ул, грузинмы, кытаймы – без аларның барысын да карыйбыз, бәя бирәбез, – диде Рифат Миндубаев. 
Өченче турга 18 коллектив сайлап алынырга тиеш икән. Алар көз көне Казанда үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәк. Иң оста коллективка 1 миллион сумлык Гран-при каралган. Моннан тыш ул Галиәсгар Камал театрында спектакль белән чыгыш ясау хокукына да ия була. 1-3 нче урын алучылар да акчалата премияләр белән билгеләп үтелә. Рифат Миндубаев билгеләп үткәнчә, бүләкләү фондының зур булуы репертуарның сыйфатын арттыруга да китергән. Чыгышларга режиссерлык, актерлык осталыклары буенча, сценография, сәхнә костюмнары, музыка һәм ут бизәлешенә карап баллар куела. Иң күп балл җыючы 3 нче турга уза. Жюри Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә зона турларында имтихан алган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса