Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Татар Малай һәм Кызык-мызык белән очраштылар [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәтнең “Кванториум” балалар технопаркында Татарстанның иң популяр ике блогеры Татар Малай (Ринат Галиәхмәтов) һәм Кызык-мызык (Илназ Габидуллин) белән очрашу булып узды.

Блогерлар инстаграм социаль челтәрендә татар мохиты булдыру һәм бу эшкә ничек алынулары турында сөйләп үттеләр. Алар конкурентлыктан курыкмауларын, ә киресенчә татар блогерларының күбрәк булуын җиткерделәр. Әлмәтлеләргә шәһәребезнең татар блогеры Ләйсән Сабитованы үрнәк итеп китерделәр.

Ә алар үз чиратында яшь блогерларга беренче адымнар ясауда ярдәм күрсәтәчәкләрен белдерделәр. Видеоларның темаларын атадылар һәм үз киңәшләр җиткерделәр.

Очрашу барышында теләгән һәркем кызыксындырган сорауларын җиткерә алды. Блогерлар сорауларга теләп җавап бирде. Очрашу фотога төшүләр белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса