Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр китап бүләк итү акциясенә кушыла ала

2020 нче елның 10 – 16 февраль көннәрендә шәһәребез һәм районыбыз китапханәләрендә китап бүләк итү акциясе оештырыла.

Әлеге акциянең төп максаты – укучыларны бер-берсенә яхшы китаплар, “тузмас бүләк” бирергә рухландыру һәм басма әдәбиятның үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтү.

Әгәр дә, сездә ЯҢА әдәби китаплар, балалар әдәбияты бар икән, бүләк итү мөмкинлеге булса, без бик рәхмәтле булырбыз. Бүләк ителгән китаплар үз укчысын табуына ышанабыз! Китапларны кабул итү пунктлары районның һәм шәһәрнең һәр китапханәсендә булачак.

Акциядә актив катнашырга чакырабыз!

Белешмәләр өчен тел. 43-27-93

Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса